Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Популярные башкирские песни.
Страница 2

Исполнители

Добавить
Все башкирские исполнители

Pop

Pop (современная популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Туган ягым минем җан сулышы бирдең Очар канат куйдың җаныма Хыялым күгендә син генә күңелдә Моң җырым да туган ягыма Әй Кукмара син данлы кала Күктә йөзгән гүя ак болыт Еракларга яңгырый даның Исемең дә моңлы җыр булып Туган ягым минем тиңсез зур бәхетем Онытмамын сине мәңге дә Син минем җаным да моң тулы җырым да Йөрәгемдә калдың гөмергә Әй Кукмара син данлы кала Күктә йөзгән гүя ак болыт Еракларга яңгырый даның Исемең дә моңлы җыр булып Тиңнәр юк бит сиңа күңел һәр көн шунда Зәңгәр киңлегеңә омтыла Туган нигез тарта бары туган якка Җаннарымда сагыш онытыла Әй Кукмара син данлы кала Күктә йөзгән гүя ак болыт Еракларга яңгырый даның Исемең дә моңлы җыр булып Әй Кукмара син данлы кала Күктә йөзгән гүя ак болыт Еракларга яңгырый даның Исемең дә моңлы җыр булып
  • Салкын җилләр каурыемны каерган иде Ачы язмыш туган җирдән аерган иде Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Язмышларым җиңеләйде ярам төзәлде Туган якка алып кайта гөмер җилләре Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Бер тургаең булып калдым кабул ит инде Чит җирләрнең бер үксезе булам бит инде Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Туган ягым - Азнакаем көт инде Мин барыбер гел синеке бит инде Мин барыбер гел синеке бит инде
  • Туган ягым гүзәл Актанышым Син бит минем тормыш бишегем Синдә салдым моңлы авазымны Синдә ачтым гөмер ишеген Тормыш тамырларын Актанышым Эзләдем мин читтә эзләдем Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен Әнкәмә тиң игелекле җирем Көндек каным тамды җан алдым Гөмер юлын синдә башладым мин Шунда тәүге тәпи атладым Тормыш тамырларын Актанышым Эзләдем мин читтә эзләдем Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен Авыр чакта сиңа алып кайтты Чит җирләрдә йөргән юлларым Башларыма ап-ак бәсләр сипте Сине сагынып үткән елларым Тормыш тамырларын Актанышым Эзләдем мин читтә эзләдем Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен Агыйделең ага моңга чумып Җаннарымны күмеп назларга Халкың җырлый газиз туган ягым Сине тиңләп якты язларга Тормыш тамырларын Актанышым Эзләдем мин читтә эзләдем Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен Тормыш тамырларын Актанышым Эзләдем мин читтә эзләдем Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен Ярый әле язмыш җилкәннәре Алып кайтты читтә йөргәнен
  • Әлмәтем гомер бишегем минем Горурлыгым сүнмәс өметем Син язмышымның наз сулышым да Горурлыгым минем бәхетем Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Әй Әлмәтем син мине нишләттең Һич чыкмыйсың минем уемнан Гашыйк итте матур табигәтең Рухи көч алам урман-суыңнан Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Алмаштырмам сине мин оҗмахка Тиңдәшләр юк сиңа бу җирдә Мин яшимен илаһи нур булып Бары синдә туган нигездә Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә
  • Сүнгән учаклар кабына Сүрелгән күңелләрдә Апасны сагынам дисең Кайтмыйсың күрергә дә Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Серләшербез гөрләшербез Чыгып Зөя буена Сагышларыңны салырсың Ярсу Зөя суына Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Ялгызымны яндырасың Утларга саласың да Кавышырга насыйп булсын Чал Апас каласында Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Бигрәк ямьле Апас ягы Без бергә булган чакта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта Читкә китсәк йөрәк яна Күңелләр туган якта
  • Каеннарым каеннарым Туган як каеннарым (Радик) Каеннарым киткэн саен Мина кул изэп кала Авылымнын тирэ ягын Каеннар бизэп кала (Айсаф) Каеннарым киткэн саен Монаеп карап кала Кайгыларны хэсрэтлэрне Каеннар алып кала Шуна микэн шуна микэн каеннарнын Яралары кап кара Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала Каеннарым каеннарым хэй Туган як каеннарым (Айдар) Каеннарым минем якка Монаеп карап кала Монаеп карап калса да Каеннар ап-ак кала Шуна микэн шуна микэн каеннарнын Яралары кап кара Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала Шуна микэн каеннарнын Яралары кара Каеннарым елап кала Каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала Шуна микэн шуна микэн каеннарнын Яралары кап кара Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала Шуна микэн шуна микэн каеннарнын Яралары кап кара Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала Шуна микэн шуна микэн каеннарнын Яралары кап кара Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым каеннарым елап кала Каеннарым елый кайгылар ерак кала
  • (Айдар) Бүген дә күрдем Син моңсу идең Яннарымнан узып киттең бер үзең Эх диеп тагын кызыгып калдым Кем синең исемең Бармы икән сөйгән ярың Бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче Бар бар бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче (Радик) Табылмас яра Йөрәгем яна Әйдә ди әйдә югалып калма Бүген дә көтәм дәшәргәме икән Йә ничек түзәрмен Оныта Күр дисәң Онытма онытма Бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче Бар бар бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче (Айсаф) Бүген дә күрдем Син моңсу идең Яннарымнан узып киттең бер үзең Эх диеп тагын кызыгып калдым Кем синең исемең Бармы икән сөйгән ярың Бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче Бар бар бар бар бармы икән Сине өзелеп сөюче Бәгърем җаным диюче Кадереңне белүче
  • (Ильназ) Сине күрсәм яна йөрәк Шаян йөрәк, кайнар йөрәк Синең кебек кызлар сирәк Зинһар килче миңа тизрәк (Айсаф) Синнән көтәм җылы караш Булсын, әйдә, хисләр тоташ Бәхетле син, бәхетле без Истә калсын бу көнебез Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк (Айдар) Сине күрсәм яна йөрәк Шаян йөрәк, кайнар йөрәк Синең кебек кызлар сирәк Зинһар килче миңа тизрәк (Радик) Тоеп булмый яшь йөрәкне Беләм сиңа ни кирәкне Сөйләмә дә артык сүзләр Без бит бүген бәхетлеләр! Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Кил инде тизрәк (Айсаф) Сине күргәч яна йөрәк Шаян йөрәк, кайнар йөрәк Синең кебек кызлар сирәк Ашкына сиңа минем йөрәк (Радик) Рәхәт миңа синең белән Кочагыңда синең йөзәм (Айдар) Көнләшсеннәр йолдызлар да Барысы да синең алда! Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Миңа бит син кирәк Дөп-дөп тибә йөрәк Кил инде тизрәк Син миңа бик кирәк Син миңа бик кирәк
  • И туган тел и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән И туган тел Һәрвакытта Ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым кайгым минем Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым кайгым минем И туган тел Синдә булган Иң элек кыйлган догам Ярлыкагыл дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам Ярлыкагыл дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам Әткәм-әнкәмне Ходам