Тулган айга карыйм
Үткәннәрне барлыйм
Хәтер йомгагымны сүтәмен
Гомер көзе алда
Яшьлек калды артта
Мин шулай да нидер көтәмен
Тулган айга карыйм
Узган юлны саныйм
Хәтер сандыгымны ачамын
Айлар, еллар ага
Күңелдэ хисләр таша
Дулкыннарын кабат кочамын
Тулган айга карыйм
Ничекләр соң табыйм
Сагынудан берәр чараны
Алда көтә картлык
Урап узма шатлык
Якынайтчы ерак араны.
Тулган айга карыйм
Упкәләмим тагын
Язмышлар туганда языла
Серем сөйлим айга
Канатланам язда
Күңелемнән сагыш агыла.