Салкыннарда калган, Карларда югалган, Сиңа табан Юлларны табам. Адаштыра алган Бураннарга һаман Ышана алмам. Яурыннарга яуган Салкынга уралган Бураннарның Сүзендә ялган. Кышның һәр тынында, Кайларда булсам да Әйтерсең син минем янымда. Припев: Кайларда булсаң да Яныңа барам, Буран да безне гел Аерып арыган. Кайларда калсам да Мин сине табам, Йөрәк тә сагынган. 2) Тынычланып калган Ябалаклап яуган Карлар аша Сереңне табам. Карашыңды тапкач Уйларымда калган Сагыш югала. Карашларны ялгап, Уйларны томалап, Уяндылар Хисләрем - даръя. Аралар сагында, Салкында калганда Уйларымда булдың янымда.