Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Актанышский район»
исполнителя Казан Егетларе.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Туган ягым гүзәл Актанышым
Син бит минем тормыш бишегем
Синдә салдым моңлы авазымны
Синдә ачтым гөмер ишеген

Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен

Әнкәмә тиң игелекле җирем
Көндек каным тамды җан алдым
Гөмер юлын синдә башладым мин
Шунда тәүге тәпи атладым

Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен

Авыр чакта сиңа алып кайтты
Чит җирләрдә йөргән юлларым
Башларыма ап-ак бәсләр сипте
Сине сагынып үткән елларым

Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен

Агыйделең ага моңга чумып
Җаннарымны күмеп назларга
Халкың җырлый газиз туган ягым
Сине тиңләп якты язларга

Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Тормыш тамырларын Актанышым
Эзләдем мин читтә эзләдем
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен
Ярый әле язмыш җилкәннәре
Алып кайтты читтә йөргәнен

Другие песни исполнителя:

  • Әлмәтем гомер бишегем минем Горурлыгым сүнмәс өметем Син язмышымның наз сулышым да Горурлыгым минем бәхетем Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Әй Әлмәтем син мине нишләттең Һич чыкмыйсың минем уемнан Гашыйк итте матур табигәтең Рухи көч алам урман-суыңнан Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Алмаштырмам сине мин оҗмахка Тиңдәшләр юк сиңа бу җирдә Мин яшимен илаһи нур булып Бары синдә туган нигездә Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә Әлмәтем кара алтын каласы Дан тотасың туган илемдә Син минем уемда моңлы җырларымда Җанымда йөрәгем түрендә
  • И туган тел и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән Аннары төннәр буе Әбкәм хикәят сөйләгән И туган тел Һәрвакытта Ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым кайгым минем Кечкенәдән аңлашылган Шатлыгым кайгым минем И туган тел Синдә булган Иң элек кыйлган догам Ярлыкагыл дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам Ярлыкагыл дип үзем һәм Әткәм-әнкәмне Ходам Әткәм-әнкәмне Ходам