Айрат Нәбиев көе
Венер Фәттахов сүз.
Зәңгәр күзләр – зәңгәр томан,
Шунда кереп адаштым.
Томаннарны ерып йөрим
Эзләп синең карашны.
Зәңгәр күзләр –зәңгәр чәчәк,
Шунда йөримадашып.
Зәңгәр чәчәктәндә матур
Синең зәңгәркарашың.
Зәңгәр күзләр – зәңгәр болыт,
Шунда менеп адаштым.
Болытлардай очып йөрим,
Төшерми бит карашың.
Күңел түрен биләп алды,
Эх, сихерле карашың.
Зәңгәр күзләр – зәңгәр караш,
Шунда килә каласым.