Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Синнэн башка»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Исеңдәме, җәйге кичтә
Бәйләнделәр чәчләр чәчкә
Төнге күктә янган йолдызлар да
Кергән иде чагу төскә

Исеңдәме, исемнәрне язып
куйдык кая ташка
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка!

Исеңдәме, назлы җилләр
Сөеп исте бәхет теләп
Йөрәкләрне җилкендерә иде
Тик бер теләк- парлы йөрәк

Исеңдәме, исемнәрне язып
куйдык кая ташка
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка!

Исеңдәме, сандугачлар
Сайрадылар безнең өчен
Өздерепләр моңландылар алар
Сынар өчен бәхет көчен

Исеңдәме, исемнәрне язып
куйдык кая ташка
Яшәп булмас кебек иде
Синнән башка, синнән башка!

Другие песни исполнителя:

  • Шатлыклардан исергәндәй, Җылы хисләр кичергәндәй, Уйларымнан уянамын, Мин бәхетле бүген, бәхетле. Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам. Җылы янгыр исләредәй, Ямьле жәйнең кичләредәй. Әйтелмәгән хисләремдәй, Бәхетлемен мин, бәхетле. Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам.
  • Ага сулар үзләренең Кадерен белеп кенә Ага сулар үзләренең Кадерен белеп кенә Ә бит безнең гомерләр дә Агымсу кебек кенә Ә бит безнең гомерләр дә Агымсу кебек кенә Источник: txtsong.ru Кояшта алтынланабыз Җилләрдә тирбәләбез Кояшта алтынланабыз Җилләрдә тирбәләбез Заман җилләренә карап Без дә гел бит үзгәрәбез Заман җилләренә карап Без дә гел бит үзгәрәбез Бер китәрбез бу дөньядан Барсын да бәхилләтеп Бер китәрбез бу дөньядан Барсын да бәхилләтеп Ә әлегә дулкын булып Яши алулар бәхет Сезне дә дулкынландырып Яши алулар бәхет Елгаларда сулар ага Ярларга кага-кага Елгаларда сулар ага Ярларга кага-кага Ярлар кала таллар кала Бездән соң бар да кала Ярлар кала таллар кала Бездән соң бар да кала Калганын белгән килеш тә Барабыз алга таба Барабыз алга таба Тал тибрәлә дулкын кага Сулар ага да ага Тал тибрәлә дулкын кага Сулар ага да ага Калганын белгән килеш тә Барабыз алга таба Барабыз алга таба
  • Сукмагымда ай нурлары Чыкларда көмеш моңнар Синең янга алып бара Моңнарга тулы юллар Күңелемдә хисләр бит Йөгерә атлыйм үзем "Җырлап бирермендер" - диеп "Сиңа" - дип чәчәк өздем Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итәм Сиңа барам Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле Көтәсеңдер юлга карап Ашкынып сиңа барам Барам гына түгел бәлки Канатлы аттай чабам Җиде катлауларны үтеп Җилләрне узып барам Сиңа булган хисләремне Сөю җырына салам Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итәм Сиңа барам Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле Сөю көткән күзләремне "Күрәм" - дип киләм әле Хисләремне моңга төрдем Җыр итәм Сиңа барам Хисләремне моңга төрдем Җыр итеп бирәм әле
  • Инеш буенда талларым Котəсездер, жаннарым Мин дə озелеп сагындым Юк кайтырга жайларым Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын Бодрə-бодрə талларым Яныгызда калмадым Əллə упкəлəгəнсез дэ Чит жирлəрне сайладым Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын Талларым ла, талларым Комештəй толымнарын Яшьлек урə, картлык сутə Насыйп гомер елларын
  • [Куплет 1]: Мин эзләгэн кубәләгем, Кайларда оча икән Нинди гөлләрне ярата, Кемнәрне коча икән. [Припев]: Басу кырлары ак чәчкәдэй, Кубәләкләр генә юк. Ялгыз атлап яр буеннан, Яннарымда ярым юк. Басу кырлары ак чәчкәдэй, Кубәләкләр генә юк. Ялгыз атлап яр буеннан, Яннарымда ярым юк. [Куплет 2]: Көнләшеп куям елгадан, Ул да бит тапкан ярын. Кайда сон син кубәләгем, Йорәгем көтә парын. [Припев]: Басу кырлары ак чәчкәдэй, Кубәләкләр генә юк. Ялгыз атлап яр буеннан, Яннарымда ярым юк. Басу кырлары ак чәчкәдэй, Кубәләкләр генә юк. Ялгыз атлап яр буеннан, Яннарымда ярым юк.