Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Пар алма»
исполнителя Айдар Галимов.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларында иде пар алма.
Төшләремә кереп һәр көн шулай
Таң атуга китеп югалма.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Пар алмадай, пар алмадай идек —
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Пар алмадай бигрәк татлы булып
Төшләремә минем керәсең.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Җанга ява бары салкын көзләр,
Бар төсләрне җиргә тигезләп.
Төшләремә кергән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп.

Өзелеп лә төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.

Другие песни исполнителя:

  • Атым бар, йүгәнем юҡ, Дәртем бар, һөйгәнем юҡ, Атым да бар, дәртем дә бар, Әммә һөйгән йәрем юҡ. Һаҡмар буйы йәмле була, Япраҡ ярһа тал-тирәк. Йәр һөйөп тә алалмаһаң, Ярһый икән йәш йөрәк. Урал, һинең тауыңа Ҡыйғыр ҡоштар ҡуналмай. Минең шатлыҡ хистәрем Күкрәгемә һыялмай. (Башҡорт халыҡ йыры)
  • Сагындым чишмәләр суларын иренне өшеткән салкынын. Мин авыл баласы сагындым кисләрен юрытак атының. Мин авыл баласы сагындым кисләрен юрытак атының. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Сагындым учаклар ялкынын төннәрен очкынлап алганын. Мин авыл баласы сагындым кызларның сөюдән ялганын. Мин авыл баласы сагындым кызларның сөюдән ялганын. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Сагындым болыннар печәнен хуш исләр бөркеттеп кипкәнен. Мин авыл баласы сагындым капкадан әнием көткәнен. Мин авыл баласы сагындым капкадан әнием көткәнен. Сагындым кырларның Исләрен игеннәр өлгергән чагында. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягына. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. күңелем авылым ягында. күңелем авылым ягында...
  • рэхэт тэ сон салкыннардан жэйлэргэ кучулэре жэй бит ул матурлыктан кунелнен усулэре "жэй житте!" дип соенеште жэйне сагынган кошлар жылыныйк жэй кочагында,житкэнче салкын кышлар! припев: жылы жэй,эссе жэй,кояшлы аяз хава жылы янгырлар ява,кунелле жэен тышта жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска кунел очен дару бит ул сандугачлы тоннэре жэй ае булэк итэ истэлекле коннэрне сизмичэ дэ калабыз без жэйлэр узып киткэнен туземсезлэп котэбез без килэсе жэй житкэнен припев жылы жэй,эссе жэй,кояшлы аяз хава жылы янгырлар ява,кунелле жэен тышта жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска