Туган ягым сиңа кайттым
Наз бишегендә тирбәт.
Нигез-тупсам синдә генә
Бурычым булса түләт.
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Каен, имән, юкәләре
Минем телдә сөйләшә.
Язмышыма үткән дә бар
Аерганга гел яктан.
Шул ук кояш җылытса да
Сандугачлы түгел таң.
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Каен, имән, юкәләре
Минем телдә сөйләшә.
Күңелемә күчергәнмен
Кыр, урман, яланнарын.
Кем сагынмас күбәләкле
Кәккүкле туган ягын?
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Зәңгәр чәчәк – миләүшә
Каен, имән, юкәләре
Минем телдә сөйләшә.