Күккә төбәп карашымны
Уйлыйм үткәннәрне.
Сагыш урап ала кебек
Күңел түрләремне.
Алга таба ага тормыш,
Туктамый беразга, беразга.
Кушымта:
Нигә икән мизгел сыман,
Үтә безнең еллар...
Күзне ачып йомган ара
Булып тоелалар.
Безгә язган язмышларны
Белеп булмый алдан,
Күпме ачы сынаулары
Көтә икән алда...
Кире акмый шул сулары
Гомер елгасында.