Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Сине соям»
исполнителя ИлГэрэй.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Нигә сиңа күзем төште әле?
Сагынамын сине, аңлый алмыйм.
Беләсең бит инде син үзеңдә -
Синнән гүзәлләрне таба алмыйм.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Сөюемне никтер аңламыйсың.
Нигә әле салкын карыйсың?
Бу бормалы тормыш юлларыннан
Синең белән килә барасы.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Бергә генә без булырга тиеш.
Тик булмасын иде ялгышлар.
Әй, кәдерлем, бары синнән генә
Аермасын иде язмышлар.

Син булмасаң әгәр янәшемдә,
Яшәү яме миңа кем бирә?
Сине сөям, бары сине генә.
Иң кәдерле кешем син генә.

Другие песни исполнителя:

  • 1.Эти эни кочагыннан бик тиз, Очабыз да канат кагынып. Туган якка ашкынып яшибез, Эти энилэрне сагынып. ПРИПЕВ: Юкка гына эйтелми, эйтелми Бала кунеле диеп далада. Далаларда булганда да кунел, Уйда булсын ата аналар. 2.Балачакнын матур мизгеллэрен, Кунеллэрдэ мэнге саклыйбыз. Эти эни кадерлэрен кайчак, Эти эни булгач анлыйбыз ПРИПЕВ: Юкка гына эйтелми,эйтелми. Бала кунеле диеп далада. Далаларда булганда да кунел, Уйда булсын ата аналар. 3.Бер уйласак, алар йоз уйлыйдыр, Балаларын уйлау юаныч. Бер сагынсак, алар йоз сагына, Булып яшик бары куаныч. ПРИПЕВ: Юкка гына эйтелми,эйтелми. Бала кунеле диеп далада. Далаларда булганда да кунел, Уйда булсын ата аналар.