Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Тиннэр юк»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Сузыласың һаман йолдызларга,
Көндәшләрем диеп аларга.
Шул чакларда назлы карашыңнан
Хыялалар кебек алар да.

Урелсәң дә һаман йолдызларга,
Карама син көнләп аларга.
Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә,
Тиңнәр юктыр синдәй янарга.

Мин бәхетле сизәм уземне дә,
Көлеп торса көләч йөзләрең.
Синнән башка җирдә гүзәллекне
Курмәс булды инде күзләрем.

Урелсәң дә һаман йолдызларга,
Карама син көнләп аларга.
Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә,
Тиңнәр юктыр синдәй янарга.

Тиңнәр юктыр сиңа җирдә-күктә,
Син янасың якты бүген дә.
Яктыртса да юлны башка йолдыз,
Син яшәрсең күңел түремдә.

Урелсәң дә хаман йолдызларга,
Карама син көнләп аларга.
Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә,
Тиңнәр юктыр синдәй янарга.

Другие песни исполнителя:

  • Авыл киче. Тасмалардан, Әй, агыла ят моңнар. Нинди моңсу, әллә инде Телсез калган гармуннар? Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Ник соң моңсу? Күңелем буш. Ник шулай? Өй түрендә тальян гармун Моң сагынып зар елый. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Йөрәкләргә очкын салып, Гармунымда уйныймын. Авылыма моңнар биреп, Урамнарны буйлыймын. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Яшь йөрәкләр Гармун-моңга сусаган. Сөю булып моңнар кайтсын Авылыма яңадан. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам.
  • Кәккүк кычкыра сирәк кенә Сагынуын сөйләп кенә Килсәң иде, иркәм, яныма Көлемсерәп кенә Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп Зәңгәр чишмәләр чылтырап ага Нур сибә кояш көлеп Алмагачлар ал шәл ябынган Иркәм, синең кебек Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп Минем юлыма якты нурлар Алып кил күбрәк итеп Исле гөлләр өзеп бирермен Сиңа бүләк итеп Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп