Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Моннар кайтсын авылга»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Авыл киче. Тасмалардан,
Әй, агыла ят моңнар.
Нинди моңсу, әллә инде
Телсез калган гармуннар?

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Ник соң моңсу?
Күңелем буш. Ник шулай?
Өй түрендә тальян гармун
Моң сагынып зар елый.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Йөрәкләргә очкын салып,
Гармунымда уйныймын.
Авылыма моңнар биреп,
Урамнарны буйлыймын.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Авыл киче. Яшь йөрәкләр
Гармун-моңга сусаган.
Сөю булып моңнар кайтсын
Авылыма яңадан.

Әйт, авылым, кайда соң моң,
Моң кайда соң, әйт, урам?!
Аулак өйле һәм гармунлы
Яшьлегемне сагынам.

Другие песни исполнителя:

  • Син генә минем йөрәгемдә Күзләрем минем күзләремдә Күңелем түрен бизәр кешем - Бары син генә Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә зәңгәр диңгез төсле Дулкынлы безнең хистәй көчле Гомерем юлын үтәр кешем - Бары син генә Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда Син генә уемда Син генә җанымда Таралыр сагышлар Син булсаң янымда
  • Авыл уртасыннан салкын чишмэ ага Тау астыннан чыга чыга ургылып Чылтыр чылтыр аккан чишмэ тавышлары Кунелемдэ кала кала мон булып Чылтыр чылтыр аккан чишмэ тавышлары Кунелемдэ кала кала мон булып Суда йозгэн казлар кагынганда ярда Каурыйлары кала кала коелып Чылтыр чылтыр аккан салкын чишмэ моны Йорэгемдэ кала кала уелып Чылтыр чылтыр аккан салкын чишмэ моны Йорэгемдэ кала кала уелып Авылымны ямьлэп аккан чишмэ суы Жырлый кебек мина мина кушылып Аккан сулар хичтэ кире кайтмый бит ул Сагышлары кала кала жыр булып Аккан сулар кире кайтмый бит ул Сагышлары кала кала жыр булып Аккан сулар хичтэ кире кайтмый ул Сагышлары кала кала жыр булып
  • Тынларсынмы яшьлек хислэремне Жырларыма кушып жырласам Каршы тошмэссенме йорэгенне Мэхэббэтем белэн чорнасам Минем тормыш сукмагыннан Риза булырсынмы үтэргэ Аерылганда вэгдэ бирерсенме Кабат кайтуымны котэргэ Минем тормыш сукмагыннан Риза булырсынмы үтэргэ Аерылганда вэгдэ бирерсенме Кабат кайтуымны котэргэ Ашкынулы йорэк котэ кон дэ Уртак таннын сызылып атканын Яшьлегемне жырга салган чакта Кушылып жырларсынмы аппагым Кайткан чакта сарман буйларына Яннарында мэнге калырга Кырык эшен ташлап кырык якка Чыгарсынмы каршы алырга Кайткан чакта сарман буйларына Яннарында мэнге калырга Кырык эшен ташлап кырык якка Чыгарсынмы каршы алырга Ашкынулы йорэк котэ кон дэ Уртак таннын сызылып атканын Яшьлегемне жырга салган чакта Кушылып жырларсынмы аппагым Кайткан чакта сарман буйларына Яннарында мэнге калырга Кырык эшен ташлап кырык якка Чыгарсынмы каршы алырга Чыгарсынмы каршы алырга