Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Ярат чын йорэгеннэн»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Шаян кар бөртегем минем,
Хисләрнең буранлысы!
Шашып гашыйк йөрәкләргә
Киртәләр буламы соң?!

Кушымта:
Кышкы салкын, кайнар Сөю
- Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.

Чәчләремә килеп кунган
Туктамас бураным да.
Ай нуры, ятып йоклаган,
Төннәрен юрганымда.

Кушымта:
Җылы җилләр булып кулың
Битемне назлап сыйпый.
Бәс булып назлы сүзләрең
Керфекләремдә йоклый.

Кушымта:
Кышкы салкын, кайнар Сөю
- Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.

Ришат Тухватуллин еще тексты

Другие песни исполнителя:

  • Синең белән булганга вакыт туктый сыман, йөрәгемнең тибешен хатта сулышымнан мин тоям. (Мин тоям) Мин барысын онытам. Синең кузләреңдә, бер тамчысыз батам. Тик карашың җитә, мин барысын онытам. Синең кузләреңдә, бер тамчысыз батам. Тик карашың җитә, мин барысын онытам. Эй бие бие-бие-ба яна иркәм күзләреңдәң миңа тулы наз, эй бие бие-бие-ба бары синең өчен генә яңгрый китә баш, эй бие бие-бие-ба яна иркәм күзләреңдәң миңа тулы наз, эй бие бие-бие-ба бары синең өчен генә яңгрый китә баш. Минем күңел һәрвакыт тартыла бит сиңа, бар серләрмне ачам елмайсаң, тыңгылык юк миңа Мин барысын онытам. Синең кузләреңдә, бер тамчысыз батам. Тик карашың җитә, мин барысын онытам. Синең кузләреңдә, бер тамчысыз батам. Тик карашың җитә, мин барысын онытам. Эй бие бие-бие-ба яна иркәм күзләреңдәң миңа тулы наз, эй бие бие-бие-ба бары синең өчен генә яңгрый китә баш, эй бие бие-бие-ба яна иркәм күзләреңдәң миңа тулы наз, эй бие бие-бие-ба бары синең өчен генә яңгрый китә баш (эй бие бие-бие...) бары синең өчен генә яңгрый китә баш бары синең өчен генә яңгрый китә баш.
  • Кәккүк кычкыра сирәк кенә Сагынуын сөйләп кенә Килсәң иде, иркәм, яныма Көлемсерәп кенә Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп Зәңгәр чишмәләр чылтырап ага Нур сибә кояш көлеп Алмагачлар ал шәл ябынган Иркәм, синең кебек Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп Минем юлыма якты нурлар Алып кил күбрәк итеп Исле гөлләр өзеп бирермен Сиңа бүләк итеп Эзләдем, бәгърем, сине Еллар буе тилмереп Туймас, ахры, мәңге туймас Күзләрем сине күреп
  • Шатлыклардан исергәндәй, Җылы хисләр кичергәндәй, Уйларымнан уянамын, Мин бәхетле бүген, бәхетле. Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам. Җылы янгыр исләредәй, Ямьле жәйнең кичләредәй. Әйтелмәгән хисләремдәй, Бәхетлемен мин, бәхетле. Очам киләчәгемә, Бәхет күрәчәгемә, Йолдызлар кочагына, Җилдәй очам.
  • Ак сусарлар хәбәр бирә Судагы кондызларга. Мин сагынсам, айга карыйм, Син кара йолдызларга. Алларыма җыеп алдым Карурман миләүшәсен. Нурлы йөзләреңә карап, Бар микән серләшәсем?! Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Мин сагынсам, чыгып карыйм Сайрый торган кошларга. Карурманга кергән чакта Карадым мин каерылып. Карамадым мин каерылып, Дустым калды аерылып.