Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Картуф»
исполнителя Ришат Тухватуллин.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Ак сусарлар хәбәр бирә
Судагы кондызларга.
Мин сагынсам, айга карыйм,
Син кара йолдызларга.

Алларыма җыеп алдым
Карурман миләүшәсен.
Нурлы йөзләреңә карап,
Бар микән серләшәсем?!

Алтын ияр, атлас мендәр
Килешә җирән кашкага.
Мин сагынсам, чыгып карыйм
Сайрый торган кошларга.

Карурманга кергән чакта
Карадым мин каерылып.
Карамадым мин каерылып,
Дустым калды аерылып.

Другие песни исполнителя:

  • Авыл киче. Тасмалардан, Әй, агыла ят моңнар. Нинди моңсу, әллә инде Телсез калган гармуннар? Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Ник соң моңсу? Күңелем буш. Ник шулай? Өй түрендә тальян гармун Моң сагынып зар елый. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Йөрәкләргә очкын салып, Гармунымда уйныймын. Авылыма моңнар биреп, Урамнарны буйлыймын. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Яшь йөрәкләр Гармун-моңга сусаган. Сөю булып моңнар кайтсын Авылыма яңадан. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам.
  • Сузыласың һаман йолдызларга, Көндәшләрем диеп аларга. Шул чакларда назлы карашыңнан Хыялалар кебек алар да. Урелсәң дә һаман йолдызларга, Карама син көнләп аларга. Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә, Тиңнәр юктыр синдәй янарга. Мин бәхетле сизәм уземне дә, Көлеп торса көләч йөзләрең. Синнән башка җирдә гүзәллекне Курмәс булды инде күзләрем. Урелсәң дә һаман йолдызларга, Карама син көнләп аларга. Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә, Тиңнәр юктыр синдәй янарга. Тиңнәр юктыр сиңа җирдә-күктә, Син янасың якты бүген дә. Яктыртса да юлны башка йолдыз, Син яшәрсең күңел түремдә. Урелсәң дә хаман йолдызларга, Карама син көнләп аларга. Тиннәр юктыр сиңа җирдә-куктә, Тиңнәр юктыр синдәй янарга.
  • Ялгызлыкны беркем телэп алмый Ялгызлык ул алтын читлектер Түгэрэк тэ сыман доньялары Кунеллэре генэ китектер Язларыннан китмэс Козлэренэ житмэс Чэчэк атып жимеш бирмичэ Ялгыз күнел ярлы Ялгыз күнел зарлы Сойлэмэгез хэлен белмичэ Язларыннан китмэс Козлэренэ житмэс Чэчэк атып жимеш бирмичэ Ялгыз күнел ярлы Ялгыз күнел зарлы Сойлэмэгез хэлен белмичэ Ялгызларнын кунеле голбакча ул Сагыш чишмэсеннэн су эчэ Тирэгенэ сандугачлар тугел Тик кэккуклэр басып мон чэчэ Язларыннан китмэс Козлэренэ житмэс Чэчэк атып жимеш бирмичэ Ялгыз күнел ярлы Ялгыз күнел зарлы Сойлэмэгез хэлен белмичэ Ялгызлармы бэхет эзлэмэгэн Эллэ алар сою котмэгэн Чорнаган да язмыш тоенлэгэн Тик сүтэрлек кенэ итмэгэн Язларыннан китмэс Козлэренэ житмэс Чэчэк атып жимеш бирмичэ Ялгыз күнел ярлы Ялгыз күнел зарлы Сойлэмэгез хэлен белмичэ Язларыннан китмэс Козлэренэ житмэс Чэчэк атып жимеш бирмичэ Ялгыз күнел ярлы Ялгыз күнел зарлы Сойлэмэгез хэлен белмичэ
  • Үпкән кочкан, жилгә очкан Яраткан берәү була. Яратышып кавышканнар, Пар аккоштай, матур итеп Яшәп гомерләр уза. Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. Аккошлар йөзә суларда Башларын башка салып. Итәсе иде гомерне картлыкка, Яшьлектә биргән вәгъдәләрендә калып. Аккошлар парлап таяна Суның дулкыннарына. Шул кошлардай пар була алсаң, Мәңге тугры яр була алсаң Чык минем юлларыма. Су өсләре каурый-каурый Пар аккош йөзгән эздә. Язмыш аккошлар бәхетен, Шул кошларның мәхәббәтен Юрасын иде безгә, Юрасын икебезгә. Аккошлар йозэ суларда, Башларын башка салып. Илтэсе иде гомернен, Картлыкка, яшьлектэ биргэн, Вэгъдэлэрендэ калып. Аккошлар.... Шул кошлардай, пар була алсан, Мэнге тугры яр була алсан, Чык минен юлларыма. Чык минем юллары.