1.
Үтте язлар, китте казлар,
Көз сагышны яңартты.
Күлдә бер кош ялгыз калды,
Моңын зарын аңлатты.
КУШЫМТА:
Нигә ялгыз соң син,әйт аккошым
Ник китмәдең җылы якларга.
Ул ташлады мине, юк канатым
Аннан башка яшәү юк миңа
(2 тапкыр)
2.
Гөлем минем, назым минем
Пак суларда коенды.
Синең гомер һәм язмышың
Шушы күлдә өзелде.
КУШЫМТА:
Нигә ялгыз соң син,әйт аккошым
Ник китмәдең җылы якларга
Ул ташлады мине, юк канатым
Аннан башка яшәү юк миңа.
( 2 тапкыр)