Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Песня «Талларым»
исполнителя ИлГэрэй.
Скачать или слушать онлайн

Текст песни:

Кырларымда, болын, күлләремдә,
Калмадым шул, нигә калмадым?!
Кайткан саен, үпкәләгән кебек,
Боек тора моңсу талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Диңгез-таулар аша, чорлар аша,
Йөрәгемне сезгә ялгадым.
Кичерегез мине, еракларга
Ташлап киткән өчен, талларым.

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Үзем беләм, киткән юлларыма
Карый-карый күзем талганын.
Юк, мин болай бүтән яши алмыйм,
Кайтам сезгә, кайтам талларым!

Талларым, талларым, талларым,
Сезне тагын бер күрер идем,
Талларым, талларым, талларым,
Сезгә тагын бер кайтыр идем!

Другие песни исполнителя:

  • эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын килеп житэр буранлап онытмыйча без барын эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын шатландырып халыкны килеп кер син ел саен яна урлэр яулап ойгэн кебек яна еллар бик тиз килеп житэ яна сулыш биреп хэр кемгэ дэ яна еллар бэхетлэргэ илтэ онытмыйча сине дэ мине дэ олэшэ ул бэхет шатлыгын да экияттэй серле ул яна ел эйлэндерэ хэтта жир шарын да эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын килеп житэр буранлап онытмыйча без барын эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын шатландырып халыкны килеп кер син ел саен_____(2 тапкыр) яна елда гуя яшэрэбез эйлэнсэк тэ еллар кучэрендэ шушы бэйрэм генэ килэчэккэ омет булып яна кунеллэрдэ эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын килеп житэр буранлап онытмыйча без барын эй яна ел яна ел эйлэндерэ жир шарын шатландырып халыкны килеп кер син ел саен_____(2 тапкыр)
  • Нигә сиңа күзем төште әле? Сагынамын сине, аңлый алмыйм. Беләсең бит инде син үзеңдә - Синнән гүзәлләрне таба алмыйм. Син булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме миңа кем бирә? Сине сөям бары сине генә. Иң кәдерле кешем син генә. Сине сөям, бары сине генә. Иң кәдерле кешем син генә. Сөюемне никтер аңламыйсың. Нигә әле салкын карыйсың? Бу бормалы тормыш юлларыннан Синең белән килә барасы. Син булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме миңа кем бирә? Сине сөям, бары сине генә. Иң кәдерле кешем син генә. Бергә генә без булырга тиеш. Тик булмасын иде ялгышлар. Әй, кәдерлем, бары синнән генә Аермасын иде язмышлар. Син булмасаң әгәр янәшемдә, Яшәү яме миңа кем бирә? Сине сөям, бары сине генә. Иң кәдерле кешем син генә.