1.Ак чәчкәгә сине тиңлимен,
Болыннарны буйлап эзлимен.
Сөю серләремне сөйлимен,
Синсез яшәү ямен күрмимен.
Кушымта:
Яратам мин сине өзелеп,
Ак чәчкәләрне бирәм өзеп.
Күз яшьләрең берүк таммасын,
Мин яратам сине, аппагым.
2.Җаным минем, җаным , җанкаем,
Язмышымны сиңа бәйлимен.
Эй Ходаем, мең-мең рәхмәтем
Биргән өчен олы бәхетем.
3.Кабат тусам да бу дөньяга
Сиңа бәйләр идем язмышны.
Күпме эзләсәм дә табалмам
Синен кебек тугры аккошны.