Казахский переводчик Русские песни Азербайджанские песни Узбекские песни

Популярные башкирские песни.
Страница 35

Исполнители

Добавить
Все башкирские исполнители

Pop

Pop (современная популярная музыка) — область массовой культуры, охватывающая различные формы, жанры и стили развлекательной и прикладной музыки
  • Бу буран шулкадәр көтелгән Алҗытты дөньяның карасы Йөрәктән йөрәккә ераклык Кайчакта бер буран арасы Тик кичә булган күк Ә бүген Түбәдән һәммәсен көрт күмгән Жәлләмә адашты дисәләр Бу буран шулкадәр көтелгән Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Тыннарны куыра Җилләрдән Кайнарлык көттәмме мин юләр? Тик кичә булган күк буранлы Кояшым син минем диюләр Бу буран шулкадәр көтелгән Алҗытты дөньяның карасы Йөрәктән йөрәккә ераклык Кайчакта бер буран арасы Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Бер гомер арасы Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Бер гомер арасы ялгышлар Кул сузсам җанымны пешерә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә Буранда - җәйләрдән җылырак Бәгыре эшегән кешегә
  • рэхэт тэ сон салкыннардан жэйлэргэ кучулэре жэй бит ул матурлыктан кунелнен усулэре "жэй житте!" дип соенеште жэйне сагынган кошлар жылыныйк жэй кочагында,житкэнче салкын кышлар! припев: жылы жэй,эссе жэй,кояшлы аяз хава жылы янгырлар ява,кунелле жэен тышта жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска кунел очен дару бит ул сандугачлы тоннэре жэй ае булэк итэ истэлекле коннэрне сизмичэ дэ калабыз без жэйлэр узып киткэнен туземсезлэп котэбез без килэсе жэй житкэнен припев жылы жэй,эссе жэй,кояшлы аяз хава жылы янгырлар ява,кунелле жэен тышта жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска жэй аенын бер коне дэ утми заяга бушка коне озын,э тоне кыска
  • Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Юлларга чыгабыз кирәккә Янса да ут җанда, йөрәктә Чынбарлык тормышка җигелгән Юлыбыз хыялдан чигелгән Юлларда көнен дә, төнен дә Төрле уй булгалый күңелдә Туктамый тәгәрмәч җырлары Бәхеткә илтсен, ди юллары Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Күз кыссын яшел ут һәр кемгә Яшәргә дәрт артсын күңелдә Куанып узыйк без юлларны Юлыбыз булсын гел дәвамлы Юлларда гомерләр агышы Юлларда югалту, табышы Сизелмәс, өшетмәс салкыннар Сагынып көткәндә якыннар Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Юлларда кешеләр язмышы Буладыр ярышы, ялгышы Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр Үтелгән юллардай гомерләр Ашкына, талпына күңелләр
  • Сагындым чишмәләр суларын иренне өшеткән салкынын. Мин авыл баласы сагындым кисләрен юрытак атының. Мин авыл баласы сагындым кисләрен юрытак атының. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Сагындым учаклар ялкынын төннәрен очкынлап алганын. Мин авыл баласы сагындым кызларның сөюдән ялганын. Мин авыл баласы сагындым кызларның сөюдән ялганын. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Сагындым болыннар печәнен хуш исләр бөркеттеп кипкәнен. Мин авыл баласы сагындым капкадан әнием көткәнен. Мин авыл баласы сагындым капкадан әнием көткәнен. Сагындым кырларның Исләрен игеннәр өлгергән чагында. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягына. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы, мин авыл баласы мин авыл баласы, авыл баласы. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. Мин авыл баласы кайтамын күңелем авылым ягында. күңелем авылым ягында. күңелем авылым ягында...
  • Туган ягым сиңа кайттым Наз бишегендә тирбәт. Нигез-тупсам синдә генә Бурычым булса түләт. Зәңгәр чәчәк – миләүшә Зәңгәр чәчәк – миләүшә Каен, имән, юкәләре Минем телдә сөйләшә. Язмышыма үткән дә бар Аерганга гел яктан. Шул ук кояш җылытса да Сандугачлы түгел таң. Зәңгәр чәчәк – миләүшә Зәңгәр чәчәк – миләүшә Каен, имән, юкәләре Минем телдә сөйләшә. Күңелемә күчергәнмен Кыр, урман, яланнарын. Кем сагынмас күбәләкле Кәккүкле туган ягын? Зәңгәр чәчәк – миләүшә Зәңгәр чәчәк – миләүшә Каен, имән, юкәләре Минем телдә сөйләшә.
  • Алларыма килеп тезләндең син, Кулларында иде пар алма. Төшләремә кереп һәр көн шулай Таң атуга китеп югалма. Өзелеп лә төште пар алмакай, Ятимләнеп калды алмагач. Өзелә бит инде үзәккәем, Ялгызлыктан дәва булмагач. Пар алмадай, пар алмадай идек — Үз күзләрем тиде, күрәсең. Пар алмадай бигрәк татлы булып Төшләремә минем керәсең. Өзелеп лә төште пар алмакай, Ятимләнеп калды алмагач. Өзелә бит инде үзәккәем, Ялгызлыктан дәва булмагач. Җанга ява бары салкын көзләр, Бар төсләрне җиргә тигезләп. Төшләремә кергән пар алманы Бакчаларда йөрим мин эзләп. Өзелеп лә төште пар алмакай, Ятимләнеп калды алмагач. Өзелә бит инде үзәккәем, Ялгызлыктан дәва булмагач.